Грек-рим көрәше беренчелеге нәтиҗәләре

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
16 сентябрьдә “Татнефть” компаниясе спорт комлексында 1999-2000 елда туган егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелеге үтте. Әлмәт данын “Туше” федерациясендә тәрбияләнүче 29 иң көчле үсмер яклады. Кискен көрәш нәтиҗәсендә безнең көрәшчеләр дүрт 1нче, биш 2нче һәм өч 3нче урын алдылар. Алар һәммәсе дә Татарстан командасы составында октябрь аенда Йошкар-Олада Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International