Татарстанда киләсе кышка 12 мең тонна азык берәмлеге әзерләнде

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
Татарстанда киләсе кышлату сезонына 12,2 мең тонна азык берәмлеге әзерләнде. Бу бер баш шартлы терлеккә 20,2 центнер тәшкил итә.

Бу көннәрдә кукурузны силоска салу дәвам итә, траншеяларга 586,3 мең тонна салынды. Кукуруз 55,7 мең гектардан урып алынды, бу - прогнозның 30 проценты.

Җәй көне күпьеллык үләннәрдән силос һәм сенаж салынган иде. Белгечләр бәяләвенчә, быел кышка терлек азыгы җитәрлек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International