Ял көне мәйданчыгы

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
13 ноябрьдә шарлавыклы буаларның өскесендә чираттагы “Ял көне мәйданчыгы” булды. Аны гомуми белем мәктәпләре арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсы лауреатлары катнашында Балалар-яшьләр иҗаты үзәге оештырган иде.

Концерт программасы, конкурслар һәм викториналар, флеш-моблар һәм дискотека – барысы бер тында үтте.

Бу көнге чыгышлар башкару осталыгы, тирәнлеге һәм тәэсир көче ягыннан профессиональ артистлар чыгышына биргесез булды. Ә бу, эшләре никадәр тыгыз булуга карамастан, педагогларның иҗат өчен дә вакыт табуын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International