“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау
: Исәнмесез. Без Шевченко урамындагы 156нчы йортта яшибез. Монда күчүебезгә бер ел үтте инде, ә йорт һаман да тапшырылмаган. Шуның аркасында без ана капиталын кертә алмыйбыз. Тагын күпме көтәргә була инде?

Җавап: Шевченко урамындагы 3 секцияле 9 катлы йорт 2013 елның июнендә файдалануга тапшырылган иде. Файдалануга тапшыру турында рөхсәтне башкарма комитет төзелешнең инвесторы “ТР президенты каршындагы Дәүләт торак фонды”на әзерләде.

Торак йортны кадастр исәбенә алганда җир участогында кадастр ялгышлыгы булу сәбәпле кадастр исәбенә куюга отказ бирү турында карар алынды.

Бүгенге көндә мәсьәләне суд тәртибендә хәл итү өчен документлар әзерләү эше бара. Аны ӘМР җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы белән “Әлмәтнефть” идарәсенең бердәм заказчы хезмәте башкара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International