Күчмә мәшгульлек үзәге Казан профориентаторлары белән бергә мәктәпләрдә тестлау уздырды

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
9 сентябрьдә Күчмә Мәшгульлек үзәге “БИНК” Казан шәһәр социаль-эшчәнлек клубы белән бергә Әлмәт шәһәре мәктәпләрендә профессиональ ориентация буенча тестлау үткәрде.
Башта укучыларга профессия сайлау механизмы турында лекция укыдылар, яшьләр арасында аеруча популяр булган кирәкле профессияләр белән таныштырдылар.
Тестларны 3нче, 16нчы, 20нче мәктәпләрдә 9-11 сыйныф укучылары, барысы 555 кеше үтте. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, республика вузлары белән ныклап кызыксындылар.
Ахырда “БИНК” клубы белгечләре укучыларга “Мин профессия сайлыйм” дигән ярдәмлек тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International