Татарстанда беркетмәләрнең 88 проценты эшкәртелгән: "Бердәм Россия" алда бара

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
Буген сәгать иртәнге 4 кә бишенче чакрылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда электрон беркетмәләрнең 88 проценты эшкәртелгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, сайлаучыларның кандидатлар исемлеге өчен бирелгән тавышлары түбәндәгечә бүленгән: "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге - 86,27 процент, КПРФның Татарстан төбәк бүлеге - 4,99, "Россия коммунистлары" комунистлар партиясенең Татарстан төбәк бүлеге - 2,26, ЛДПРның Татарстан төбәк бүлеге - 2,17, "Родная партия Республики Татарстан" - 0,48, "Родина" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге - 0,38 процент, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.

Искәртеп узабыз: беренчел мәгълүматлар буенча, Татарстанда 2 млн. 229 мең кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомум санының 77,2 процентын тәшкил итә. Казан сайлаучыларының 65,4 проценты, Чаллының 77, Түбән Каманың 64,2 проценты сайлауга килгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International