Әлмәттә 2014 елда беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе

2014 елның 14 сентябре, якшәмбе
Әлмәтлеләргә бүген быелгы беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсенә килеп юнь бәягә экологик чиста продукция сатып алу мөмкинлеге булды. Товарлар мул да, сыйфатлы да иде. Яшелчәләрдән бигрәк тә бәрәңгене күпләп – капчык-капчык алдылар. Шулай ук катнаш азык, агас үсентеләре булды, бал бик күп иде.

Өлкән яшьтәгеләрнең алган әйберләрен өйләренә илтү дә оештырылды, ярмикәдә аларга волнтер студентлар ярдәм итте.

Икмәге генә түгел, хикмәте дә бар иде. әлмәт артистлары кабатланмас бәйрәм атмосферасы тудырып, үзләренең чыгышлары белән куандырдылар.

Ярминкәгә район башлыгы Мәҗит Салихов җитәкчелегендә хакимият делегациясе дә килде. Сәүдә рәтләрен карап чыкканнан соң, район башлыгы продуктларның бәяләре чынлап та базар бәяләреннән кимрәк булуын билгеләп үтте.

Кешеләр үз транспортлары белән дә, шәһәр транспорты белән дә килә алсын өчен быел ярминкәне шәһәр уртасында – Р.Фәхретдин урамында үткәрергә карар бирелгән иде. беренче ярминкәгә кеше күп килде. Алдагылары тагын да колачлырак булыр дигән өмет бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International