Сайларга һәркемнең хокукы бар

2014 елның 14 сентябре, якшәмбе
Гражданнарны алдан бирелгән гаризалары буенча сайлау комиссиясе әгъзалары үзләренә килү кыен булган кешеләрнең өйләренә дә баралар.

Икесе дә балачактан инвалид булган Мансур һәм Гөлсем Хәмидуллиннар гаиләсе, үзләренең әйтүенчә, сайлау участогына бара алмаган булырлар иде. сайлау комиссиясе әгъзалары аларның өенә килде, тиешле докуменлар тутырырга булыштылар, гражданлык хокукларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирделәр. Моның өчен махсус үтәкүренмәле мини-урна алып килгәннәр иде.

Әлмәттә яшәүче йөз яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Заһит Нуриев та үзенең гражданлык позициясен өендә күрсәтергә теләк белдерде. Аңа да шундый мөмкинлек тудырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International