“СССРның хоккей легендалары” “Татнефть” ААҖ командасына каршы

2014 елның 13 сентябре, шимбә
12 сентябрьдә “Юбилейный” спорт сараенда “СССРның хоккей легендалары” һәм “Татнефть” ААҖ командалары арасында иптәшләрчә очрашу булды. Нефтьчеләр командасы компаниянең Эшчеләр лигасында чыгыш ясаучы уенчылардан төзелгән иде. Матч Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелде. Кунаклар командасы составында легендар хоккейчылар – Олимпия уеннары, Европа һәм дөнья чемпионнары бар иде.

Очрашуда катнашучыларны Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖ профкомы рәисе Гомәр Яруллин, “Нефтяник” хоккей клубының генераль директоры Җәмил Насретдинов сәламләде. Хуҗалар белән кунаклар истәлекле бүләкләр алмаштылар.

Катнашучыларны һәм тамашачыларны бөтен дөньяга танылган хоккейчы Борис Михайлов та сәламләде. Заманында “Михайлов-Петров-Харламов” өчлеге дөньяда иң яхшысы иде. Ул шәһәр һәм “Татнефть” компаниясе җитәкчеләренә хоккей белән шөгыльләнергә әйбәт шартлар тудырган өчен рәхмәт әйтте.

Очрашу кунаклар командасы файдасына 8:4 исәбенә төгәлләнде. Безнең командадан Тимур Яхин, Роберт Каюмов, Константин Косолов һәм Дмитрий Ярыжко уңышка иреште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International