Төзү эшләре кызу бара

2014 елның 13 сентябре, шимбә
Шәһәрне төзекләндерү дәвам итә. “Иске Әлмәт” мәдәният йорты каршында төзелеш башланды. Монда автостоянка, җәяүлеләр өчен светофорлы юл аркылы чыгу урыны булачак, шулай ук Суворов һәм Баруди урамнарында да эш бара. Бу максатларга “Татнефть” ААҖ тагын 11 миллион сум акча бирде.
- Төзү эшләренең заказчысы - МУП УКС, генераль подрядчик – “АУАД”, башкаручы заказчы һәм куратор – “Елховнефть” идарәсе, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин. – Проект-смета эшләре тулысынча әзер. Эшләр башланды инде.
- Без мондый үзгәрешләрне күптән көткән идек, - ди Совет урамында үз йорты белән яшәүче Әмирҗан Талипов. – Нефтьчеләргә, район һәм шәһәр җитәкчеләренә бик зур рәхмәт. Тирә-як шундый матурланып бара. Күршеләр белән без дә Иске Әлмәтнең яңа күренешеннән калышмаска тырышабыз. Агачлар утырттык, гел җыештырып кына торабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International