Мәҗит Салихов ветеранны туган көне белән котлады

2014 елның 13 сентябре, шимбә
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Хәбил Галиәкбәров 88нче туган көнен бәйрәм итә.
Хәбил Барый улы Татарстанның Апас районында туган. 1943 елның октябрендә армиягә алынып, Ерак Көнчыгышка җибәрелгән. 1945 елның августыннан, пехотада рядовой сугышчы булып, Монголиядә, Кытайда, Төньяк Кореяда сугышта катнашкан.
1950 елда демобилизацияләнгәннән соң туган авылына кайта.
1951 елда Хәбил Барый улы гаиләсе белән Әлмәткә килә. СМУ-43тә төрле эшләрдә эшли, СМУ-70тә монтажчы-слесарь була, аннары пенсиягә чыкканчы УТТ-1дә эретеп ябыштыручы хезмәтен башкара.
Бүген ветеран үзенең кызы белән хөрмәтле кунакларны кабул итте. Район башлыгы Хәбил Барый улын туган көне белән котлады, сәламәтлек, озын гомер теләде, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International