Әлмәттә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

2014 елның 12 сентябре, җомга
Бүген Әлмәттә Тельман урамындагы 68нче йорт ишек алдында район башлыгы Мәҗит Салихов катнашында универсаль спорт мәйданчыгын ачу булды. Спорт мәйданчыгын ачу ТР президенты Рөстәм Миннеханов тәкъдим иткән республика программасын гамәлгә ашыру, “Бердәм Россия” партиясе һәм “Татнефть” ААҖ булышлыгы белән мөмкин булды. 2013 елда “Казан-Арена” футбол стадионын төзүдә актив катнашкан өчен рәхмәт йөзеннән Әлмәт 8 спорт мәйданчыгы алган иде инде. Тельман урамындагы бу спорт мәйданчыгы – 2014 елга планлаштырылган шундый биш объектның берсе.

Бөтен Татарстан буенча төзелә торган спорт мәйданчыклары – әйбәт бүләк, ялны төрлеләндерү, спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлекне ныгыту өчен өстәмә мөмкинлек. Шәһәр һәм район җитәкчелеге яңа объектларны саклап тотарга, тиешенчә файдаланырга чакыра.

Тантаналы өлеш тәмамлануга мәйданчыкта ишек алды командалары арасында стритбол һәм мини-футбол ярышлары башланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International