“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 12 сентябре, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау:
Хәерле көн! Без, Мичурин урамында яшәүчеләр (ДОСААФ районы) урамыбызда асфальт кайчан булыр микән дип инде өч ел көтәбез. Чөнки күрше урамнарны асфальтладылар, безнекенә вакташ җәйделәр дә эш бетте. Урамыбызда ут та янмый, аны да ясарга вәгъдә иткәннәр иде. Балалар мәйданчыгы ясарга да ышандырганнар иде, анысы да юк. Җавап көтәбез.

Җавап: 2014 елга юл эшләре планын гамәлгә ашыру төгәлләнеп килә, ул үзгәртелми. Мичурин урамын асфальтлау чаралары киләсе елларга юл эшләре планын төзегәндә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International