Әлмәттә беренче көзге ярминкә 14 сентябрьгә планлаштырыла.

2014 елның 12 сентябре, җомга
Әлмәттә беренче көзге ярминкә 14 сентябрьгә планлаштырыла. Соңгы елларда ул “Көнбатыш капка” сәүдә үзәгендә уздырылып килсә, быел ярминкә үз урынын алыштырачак.

Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә. Шулай итеп, шәһәр халкы ит-сөт продуктлары, җиләк-җимеш алу өчен Фәхретдин урамына киләчәк. Ярминкә урамның “Юлдаш” сәүдә ноктасы янында урнашкан өлешендә – Ленин һәм Тимирязев урамнары киселеше тирәсендә оештырылачак. Бу көнне, әлбәттә, Фәхретдин урамының бу өлеше ябылачак. Соңрак ярминкә шунда ук 4-5 октябрьдә оештырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International