Төркмәнстан Татарстан нефтьчеләре белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә ниятли

2014 елның 12 сентябре, җомга
Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Байморат Хаҗимөхәммәдов җитәкчелегендәге Төркмәнстан делегациясе "Татнефть" ААҖ нең Әлмәт һәм Түбән Камадагы җитештерү объектларында булды.

Делегация компаниянең геологик хезмәте эшчәнлеге белән танышты. Аларга "Татнефть" ААҖдә гамәлдә булган куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау системасын, куркынычсыз җитештерү принципларына өйрәтү алымнары күрсәтелде.

Төркмәнстан вәкилләре "Әлмәтнефть" идарәсенең “интеллектуаль скважина"сында, Түбән Камада "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводында булып, алардагы эшчәнлек белән танышты.

Делегация "Татнефть" ААҖнең шин комплексында да булды. Түбән Каманың шин заводлары белән Төркмәнстанны шин җибәрү буенча озак елларга сузылган хезмәттәшлек берләштерә, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Байморат Хаҗимөхәммәдов Төркмәнстан белән "Татнефть" компаниясе арасында тыгызрак хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында белдерде.

Искәртеп узабыз: "Татнефть" һәм "Туркменнефть"дәүләт концерны арасында 2008 елда нефть-газ өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү буенча беркетмәгә кул куелган иде. 2011 елда Төркмәнстанда "Татнефть"нең филиалы теркәлде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International