Эзләү отрядларының эше активлаша

2014 елның 12 сентябре, җомга
Әлмәт районында балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан “ПАТРИОТ” эзләү отряды оештырылу уңае белән Зәйдәге “ФОРПОСТ” эзләү отрядының җитәкчесе Алексей Алексеев, Нурлаттагы хәрби-патриотик “БАТЫРЛЫК” клубы җитәкчесе Булат Садретдиновның Әлмәт нефть институты студентлары һәм 16нчы урта мәктәп укучылары белән очрашуы булды.

Очрашу барышында иң зарур, төп мәгълүматны фотолар ярдәмендә җиткерергә тырыштылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларның исемнәрен, күмелү урыннарын ачыклау, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, хәрби тарих өлкәсендә фәнни эш алып бару, Ватан өчен һәлак булганнарның хәтерен югары дәрәҗәдә саклау – отрядларның төп бурычы. Эзләү отрядларында малайлар һәм кызлар 11 яшьтән катнаша, отрядлар 1 атнадан 3 атнага кадәр эшли.

Кунаклар яшь эзләүчеләргә лекцияләр укыдылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр, яшь буынны патриотлар булырга, максатка ышанычлы юл салырга, кыенлыклардан куркып калмаска өндәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International