“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 12 сентябре, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау: Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Белоглазов-Пушкин урамнары чатындагы законсыз таксистлар белән әңгәмәләр үткәрү өчен сезгә рәхмәт. Ләкин, кызганычка, бу таксистларга әйткәннәр үтмәде, алар һаман да шунда җыелып торуларын дәвам итәләр. Салым хезмәтен дә тартып, шундый әңгәмәләрне ешрак, атнага 2шәр мәртәбә үткәреп булмасмы? Законсыз таксистлар безнең парковка урыннарын алмасын өчен әллә берер региональ яки федераль хакимият органына мөрәҗәгать итәргәме инде?

Җавап: 11 сентябрьдә Белоглазов урамында торучы шундый “таксистлар”ны ачыклау өчен үткәрелгән рейд вакытында салым инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 3 кешегә карата протокол тутырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International