Сайлау процессында актив катнашу

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
14 сентябрьдә Татарстанда бик мөһим вакыйга – ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау була. Бу көнне сайлау участогына барырга һәркемнең дә мөмкинлеге булмаска мөмкин. Шуңа күрә сайлаучыларга алдан тавыш бирү мөмкинлеге бирелә. Президент Рөстәм Миннехановның алга таба социаль-экономик үсеш һәм Татарстанда тотрыклылыкны саклау курсын яклау буенча бөтенхалык референдумында Әлмәт сайлаучыларының да актив гражданлык позициясе бар.

Бүген 1нче группа инвалид Ләйлә Гайфуллина мөмкинлеге чикле кешеләрнең сайлауга уңай карашын һәм сайлау процессында актив катнашырга әзерлеген ачык күрсәтте. Торган җирендәге сайлау участогына ул быел беренче тапкыр үзе килде, моңа кадәр өендә тавыш бирә торган булган.

Алдан тавыш бирүенә Казанга командировкасы сәбәп булган. Ул үзе һәм якташлары яклап тавыш биргән кандидатларның кешеләргә, бигрәк тә исә инвалидларга файда итәрдәй мөһим карарлар тәкъдим итәсенә, кабул итәсенә ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International