Иң сөйкемле кыз Әлмәттә яши!

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
5 сентябрьдә Казан ратушасында инвалид-хатын-кызлар арасында “Татарстан энҗесе” конкурсының финал этабы булды. Конкурста мөмкинлекләре чикле, 18 яшьтән 38 яшькә кадәрле 17 хатын-кыз катнашты.

“Татарстан энҗесе” башта матурлык бәйгесе дип уйланган иде, аннары ул талантлар, максатчанлык, үсеш, кызларның мөмкинлекләрен һәм ихтыяр көчен үстерү конкурсы булыр дип карар ителде.

Конкурска әзерлек 3 ай барды. Сайлап алыныр өчен кызларга өй эше башкарырга – видео төшерергә, фотосессиядә катнашырга, иҗат конкурсына репетиция ясарга кирәк иде.

Иҗат конкурсында финалчыларның һәммәсе төрле талантларын күрсәтте. Әлмәт кызы Лилия Заһретдинова талгын музыка астында үзе язган шигырен укыды, үзе бәйләгән шәле һәм кардай ак күлмәге белән дизайнерлык осталыгын күрсәтте.

Жюрига нәтиҗәләр чыгару өчен озак киңәшергә туры килде.

Чаллыдан килгән иң яшь катнашучы Лилия Лотфырахманова бронзага лаек табылды, Казаннан Венера Новичковага көмеш насыйп булды, ә җиңеп чыгучы – Казан кызы Таисия Козьякова.

Лингвист-тәрҗемәче, шагыйрь, прозаик Лилия Заһретдинова “Энҗе бөртеге-2014нең иң сөйкемле кызы” дигән титул алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International