Әлмәт кызы Галя Америка санкцияләреннән көлгән комиксның төп герое булды

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Үзенең продукциясеннән тыш бик шәп креативы белән дә билгеле булган ЧТПЗ төркеме АКШ санкцияләреннән көлгән комикс чыгарды. Компания партнерларын һәм клиентларын Нефть һәм газ сәнәгате көне белән котлап корпоратив бүләк биргәндә шул комикс төп концепция булды.

“Күңелле сурәтләрнең” эчтәлеге мондыйрак: Техас штатыннан Halliburton насослары җитештерүче компанияне гәүдәләндерүче егет Хали белән шулай ук нефть насослары җитештерелә торган Әлмәт шәһәреннән Галя дигән кыз арасында кайнар мәхәббәт була. Шулай яратышып кына яшәгәндә, санкцияләр чыккач, егет Америкага кайтып китәргә мәҗбүр була. Әмма Галяның эшләре аңардан башка да гөрләп бара, ул моңаерга уйлап та карамый, комиксның слоганнары («Все бурит хорошо!» һәм «Все будет забурись!») шул хакта сөйли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International