«Созвездие-Йолдызлык» Әлмәткә кайта

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
12 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә “Нефтьче” мәдәният сараенда эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык” республика ачык телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең концерты була.

Тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Сарман, Зәй һәм Түбән Кама районнарының талантлы балалары, яшьләре, шулай ук Россия театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамлаучылар куандырачак.

Керү ирекле, рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International