Эшкә керү өчен бүтән шәһәргә күчәсең икән – юлга һәм яшәүгә киткән чыгымнарыңны кайтарып аласың

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Әлмәт мәшгульлек үзәге үзенең юлламасы белән эшкә керү өчен башка җиргә күчкән кешеләргә күченү һәм торак өчен түләүдә финанс ярдәме күрсәтә. Акчалар шул граждан күрсәткән счетка күчерелә.

2014 елда шулай Мәшгульлек үзәге ике кешене МУП “Метроэлектротранс” та эшләү өчен Казанга җибәргән иде. Бу гражданнар икесе дә әңгәмә, медицина тикшерүе үттеләр, берсе кондуктор булып (уртача эш хакы 20 меңнән 35 мең сумга кадәр), икенчесе ремонтчы-слесарь булып (20 мең сумнан 25 мең сумга кадәр) эшкә урнаштылар.

Хәзер икесе дә шул предприятиедә эшлиләр, тулай торакта яшиләр. Чыгымнарын раслаучы документлар тапшырганнан соң юл йөрү һәм торакта яшәү өчен тоткан акчалары аларның шәхси исәпләренә күчереләчәк.

Әлеге программа белән кызыксынган әлмәтлеләрне тулырак мәгълүмат алу өчен Мәшгульлек үзәгенә чакырабыз (Әлмәт, Герцен урамы, 86 а йорт). Белешмәләр өчен телефон 32-34-99.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International