Әлмәттә ТР V чакырылыш Дәүләт Советына сайлау буенча алдан тавыш бирү дәвам итә

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Нигезле сәбәпләр аркасында бердәм тавыш бирү көнендә – 14 сентябрьдә тавыш бирү мөмкинлеге булмаган кешеләр бүген үк сайлый алалар.

Алдан тавыш бирүче комиссиягә тиешле гариза белән паспортын тапшырырга тиеш. Ни өчен 14 сентябрьдә тавыш бирә алмаганын сайлаучы гариза бланкында күрсәтә.

Әлмәт территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова әйтүенчә, 3 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр сайлаучылар шәһәрдә һәм районда территориаль сайлау комиссияләре биналарында тавыш бирә алалар, ә 10-13 сентябрьдә турыдан-туры участок сайлау комиссияләрендә тавыш бирергә мөмкин.

Алдан тавыш бирүне үткәрү өчен территориаль сайлау комиссияләре эш көннәрендә 14 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр эшли. Адресы: ТР, Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 39 йорт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International