Әлмәттә “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында конфессияара велойөреш узачак

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
“Экстремизмга – юк!” айлыгы үткәрү кысаларында Әлмәт епархиясе Әлмәт районы мөхтәсибәте белән берлектә 11 сентябрьдә – экстремизмга каршы көрәш көнендә - 15.00 сәгатьтә велойөреш үткәрә. Маршрут “Шифа” сәүдә үзәгеннән башлап, Ленин, Чехов урамнары аша үтә, Белоглазов урамына борылганнан соң, Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчет янында Гафитуллин урамына борылып, “Шифа” үзәгенә кадәр дәвам итә. Чара 16.00 сәгатьтә “Шифа” сәүдә үзәге янында чәй эчү белән төгәлләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International