“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, сезгә Яңа Кәшер авылында яшәгән 75 яшьлек хатын-кыз яза. Мин авылда 20 ел яшәдем. Хәзер урамда калдым. Йортымны саткан идем, риелтор алдады, акчаны алып качты. Авыл башлыгы вакытлыча тору өчен берәр иске йорт булса да бирә алмасмы? Мин хәзер нишләргә дә белмим. Кунар урыным юк, башта туган-тумачада кунып йөргән идем, алай да уңайсыз бит. Ярдәм итсәгез иде, хет киңәш белән. Полициядә эш кузгатылды. Ә тапканнарын күпме көтәргә була.

Җавап: Сезнең мөрәҗәгатегезгә җавабында Яңа Кәшер авыл җирлеге башкарма комитеты баланста буш торак йорт булмавын хәбәр итә. Полициягә мөрәҗәгать иткәч, Сездә җинаять эше кузгатылу турында карар булырга тиеш. Шуның нигезендә сез туганнарыгыз булмаган очракта вакытлыча яшәү өчен картлар интернат-йортына мөрәҗәгать итә аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International