Татарстанда кыраулар көтелә

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
9 сентябрьдә чыланасыбыз юк, яңгырлар көтелми. Синоптиклар хәбәр итүенчә, төнлә җылылык 2-7 градус кына булса, көндез рәхәт – 20 градуска кадәр җылылык көтелә.

Чәршәмбегә каршы төндә исә туфракта -2 градуска кадәр быелгы беренче кыраулар көтелә. Ә көндез +16-21 градус булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International