Урсалыда гомуми практика врачы офисы ачылды

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Бүген Урсалы микрорайонында гомуми практика врачы офисын ачу тантанасы булды. Урсалыда яшәүчеләр өчен бу көтеп алынган вакыйга. Иске офис инде тузган да, заманнан да артта калган иде. Кыска гына арада иске офис янәшәсендә заман таләпләренә туры килә торган, пациентлар өчен бөтен уңайлыклары булган яңасы төзелде. Аны төзү “Татнефть” ААҖнең финанс ярдәме аркасында мөмкин булды. Заманча җиһазлар да нефтьчеләр акчасына алынды. Медучреждение Әлмәттәге 3нче поликлиникага беркетелгән. Истәлекле вакыйга белән микрорайон халкын Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов котлады.

“Татнефть” компаниясенә игелекле эше өчен рәхмәт белдереп, район башлыгы 6 миллионлык бу объектның 2 ай эчендә төзелеп бетүен, соңгы ике елда нефть компаниясенең сәламәтлек саклау өлкәсенә 200 миллион сумнан артык акча тотуын әйтте.

Урсалыларны бу шатлыклы вакыйга белән “Татнефть” компаниясе генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев тә тәбрикләде. Ул биредә яшәүче нефтьче ветераннарның офис кирәклеге турында компаниянең генераль директоры Наил Магановка хат язуын, генераль директорның ветераннар үтенечен игътибарсыз калдырмавын, объектны төзү турында карар кабул итүен әйтте.

“Татнефть” компаниясенә, “Татбурнефть” идарәче компаниясе ҖЧҖгә гомуми практика врачы Азат Әһлиуллин да рәхмәт сүзләре әйтте.

Гомуми практика врачы офисында стационарда дәвалану мөмкинлеге дә бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International