Әлмәттә “Уку йортларында финанс белеме көне” Бөтенроссия акциясе үтте

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
ТР президенты Рөстәм Миннеханов йөкләве белән Әлмәт районында 5-6 сентябрьдә урта белем бирү оешмаларының өлкән сыйныфларында укучылар өчен “Уку йортларында финанс белеме көне” Бөтенроссия акциясе үтте. Акция ачык дәресләр, әңгәмә элементлары белән лекцияләр, мастер-класлар, интеллектуаль уеннар формасында үтте. Анда салым инспекциясе, пенсия фонды, банк җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук финанс-экономика вузлары укытучылары актив катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International