Сезгә пенсия фондыннан шылтыраталар

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
РФ пенсия фондының Татарстан идарәсе кешеләргә телефоннан шылтырату юлы белән киң колачлы мәгълүмати эш алып бара. Пенсия фондыннан стажын раслау турында хәбәр алган гражданнарга кичекмәстән Пенсия фондының территориаль органына барырга, тиешле документлар китерергә кирәк.

“Иминият пенсияләре турында” федераль закон нигезендә ПФРның Татарстан бүлеге 2015 елның 1 гыйнварына кадәр гражданнарның пенсия хокукларын балларга күчереп санауга әзерлек эшен үткәрә.


2015 елдан пенсия хокуларын формалаштыруда һәм пенсия исәпләүдә яңа тәртип кертелүен исегезгә төшерәбез. Гражданнарның шәхси исемле счетларында булган пенсия хокуклары бөтенесе дә балларга күчерелә.

Чакырылган кешеләрнең һәммәсенә дә паспорт, СНИЛС, хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, 2002 елга кадәр стаж җыелу турында диплом алып килергә кирәк. Әгәр дә 2002 елга кадәр стаж булмаса, бу хакта чакыруда күрсәтелгән телефонга шылтыратып әйтергә кирәк.

Нинди дә булса сорау туганда шулай ук пенсия фондының шул җирдәге территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.


ПФРның кайнар линиясе: 8-800-510-5555

ПФРның Татарстан бүлегенең кайнар линиясе: (843)279-27-27

Интернет-сайтлар: www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru

Идарәченең видеоблогы : blog.pfrrt.ru

Twitter: http://twitter.com/PFR_TATARSTAN, twitter.com/#!/MM_Imamov

Facebook: www.facebook.com/profile.php?id=100002016995771

Вконтакте: vk.com/id87133898

“Конвертлы эш хакы” ышаныч телефоны: (843)279-24-40

Коррупциягә каршы тору: (843)279-26-80

ПФРның электрон рәвештә хезмәт күрсәтүе: www.gosuslugi.ru, uslugi.tatar.ru

ПФРның Татарстан бүлегенең матбугат хезмәте: (843)279-25-13, 279-25-14, 279-25-11

E-mail: pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International