Бүген Журналистларның халыкара теләктәшлеге көне

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Журналистларның халыкара теләктәшлеге көне 1958 елда Бухарестта журналистларның халыкара оешмасының IV конгрессында булдырылган иде. Конгресс делегатларының уенча, бу көнне барлык илләрнең журналистлары, бигрәк тә үзләренең хокукларын саклауда, тупланганлыкларын дөньяга күрсәтергә тиеш.

8 сентябрь көне сайлап алыну очраклы хәл түгел, нәкъменә шушы көнне Чехословакия журналисты, әдәбият һәм театр тәнкыйтьчесе, публицист Юлиус Фучик Берлинда нацистлар тарафыннан җәзалап үтерелде. Ул фашист төрмәсендә дә профессиясен онытмады, “Үлем җәзасы алдыннан” дигән китап язарга өлгерде. Шул китабы өчен ул үлгәннән соң Халыкара тынычлык премиясенә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International