Әлмәт районында урып-җыю тәмамланып килә

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Әлмәт районы басуларында игеннәрне урып-җыю ахырына якынлашты. “Мәйданнарның 16-18%ын эш итәсе калды. Урып-җыю эшләрен бергә көч куеп тәмамларга кирәк”, - диде бүген иртән район башлыгы Мәҗит Салихов шәһәр активы белән атналык планерка вакытында.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, уртача уңыш бер гектарга 20 центнер чамасы туры килә. Бөртекле культураларның гомуми мәйданы 45 мең гектар тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International