Әлмәт районында өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләүгә әзерлек бара

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Әлмәт районында Өлкән яшьтәгеләр көнен үткәрүнең чишмә башы һәм традицияләре бар. Быел, мәсәлән, бу көн шәһәр ветераннар советы инициативасы белән өченче тапкыр Ата-аналарга ярдәм итү көне белән бергә үткәрелә.

Бәйрәмгә әзерләнү һәм аны югары дәрәҗәдә үткәрү турында район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин рәислегендә шәһәр хезмәтләре белән киңәшмәдә сүз барды. Инде хәзердән ветераннарның башлангыч оешмаларында, предприятиеләрдә һәм оешмаларда оештыру мәсьәләләре, шул исәптән тантаналы чаралар үткәрү турында очрашып сөйләшүләр бара.

Әлмәт районында Өлкән яшьтәгеләр көненә әзерләнү һәм аны үткәрү чаралары планында концерт программасы белән шәһәр һәм район ветераннарының тантаналы җыелышы, район башлыгы тарафыннан ветераннар хәрәкәте активистларын кабул итү, өлкән яшьтәгеләр өчен авыл хуҗалыгы продуктларын түбән бәядән сату ярминкәсе, предприятиеләр яки оешмаларга беркетелмәгән пенсионерлар өчен ТОСМСларда ял кичәләре һ.б. бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International