Бүген Халыкара укый-яза белү көне билгеләп үтелә

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Халыкара укый-яза белү көне – БМО системасында билгеләп үтелә торган халыкара көннәрнең берсе.

Ул ЮНЕСКО тарафыннан 1966 елда кертелә. 1965 елның снтябрендә мәгариф министрларының укый-яза белмәүчелекне бетерү буенча Тегеранда үткән Бөтендөнья конференциясе шундый тәкъдим кертә. Ә бу конференция тантаналы рәвештә 8 сентябрьдә ачылган була. Әлеге датаның төп максаты – ЮНЕСКО эшчәнлегенң төп өлкәләреннән берсе – укый-яза белүчәнлекне үстерүдә җәмгыятьнең тырышлыгын активлаштыру.

Күп кенә илләрдә шактый көч куелуга карамастан, әле дөньяда 860 миллион чамасы кеше хәреф танымый, 100 миллионнан артык бала мәктәпкә йөрми.

Бу көн ел саен аерым темага багышлана. 2014 елгы девиз – “Укый-яза белү һәм тотрыклы үсеш”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International