Әлмәттә Россия аквабайк чемпионаты-Кубогы үтә

2014 елның 7 сентябре, якшәмбе
Әлмәттә бу көннәрдә шәһәр күле тирәсе гөрләп тора. “Аквабайк” классында су-мотор спорты буенча Россия кубогында катнашучылар тагын безгә килделәр. Бөтенроссия дәрәҗәсендәге спорт ярышы - Россия аквабайк чемпионаты-Кубогы Әлмәттә инде 10 тапкырдан артык үтә. Ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, “Татнефть” компаниясе вәкиле Искәндәр Гарифуллин, Россия су-мотор спорты федерациясенең беренче вице-президенты Алексей Ишутин, Әлмәтнең легендар спортчысы, аквабайк буенча күп тапкырлар Россия чемпионатында һәм кубогында җиңүче Вячеслав Колотовкин катнашты.

Марат Гыйрфанов кунакларны сәламләде, намуслы ярышу теләде. Җавап итеп, ТР “Динамо” спорт җәмгыятенең рәис урынбасары Салават Гайсин башкарма комитет җитәкчесенә шәһәрдә су-мотор спортына булышлык иткән өчен рәхмәт хаты тапшырды.

Быел катнашучылар арасында балалар да күп. Монда ТР “Динамо” җәмгыятенең Әлмәттә “Аквабайк” классында су-мотор спорты буенча мәктәп ачуының роле зур. Малайлар һәм кызларны Вячеслав Колотовкин өйрәтә. Мондый мәкәпләр илдә икәү генә, берсе Мәскәүдә, берсе бездә.

Ярышларның генераль спонсоры - “Татнефть” компаниясе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International