Әлмәттә ТОСларда хисап җыелышлары дәвам итә

2014 елның 7 сентябре, якшәмбе
Узган атнада эшләнгән эшләр турында 7нче территориаль җәмәгать советы (ТОС) хисап тотты. Җыелышка ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов килгән иде. Эшләнгән эшләр турында баш предприятие – “АПТС” ААҖ вәкиле сөйләп бирде.

ТОС территориясендә 25 күп катлы йорт, 28 хосусый торак йорт бар. Быел 2нче Интернационал сайлау округыннан депутат Мәҗит Салихов артыннан йөреп “Татнефть” компаниясеннән алынган 1,2 миллион сум акча 8 Март урамындагы ишек алдын асфальтлауга, Сөләйманова, Тельман, Пугачев урамнарында чокырларны тигезләүгә тотылган.

Экологик чаралар – шимбә өмәләре, агач утырту акцияләре үткәрелгән. Ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, пенсионерларга, инвалидларга истәлекле даталар уңаеннан адреслы матди ярдәм күрсәтелгән.

Җыелыш ахырында җыелган кешеләр эшләнгән эшләр өчен шәһәр һәм район җитәкчелегенә, баш предприятиегә рәхмәт сүзләре әйттеләр, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.

Марат Гыйрфанов, кешеләрнең теләкләрен искә алып, барлык мәсьәләләр дә тиешле хезмәтләрнең белгечләре тарафыннан каралачак дип ышандырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International