Әлмәт кызы “Тавыш”та катнаша

2014 елның 7 сентябре, якшәмбе
Әлмәттән 19 яшьлек җырчы Гөлшат Хамурзина «I Have Nothing» композициясе белән “Тавыш” (“Голос”) проектының яңа сезонында күрмичә тыңлау этабын үтте.

Җомга көнне кич белән Беренче каналда “Тавыш” проектының 3нче сезонының беренче чыгарылышы булды.

Бу сезонда “Тавыш”та безнең республиканың беренче вәкиле Гөлшат Хамурзина булды. Ул экономика югары мәктәбендә укый, музыка белән буш вакытларында шөгыльләнә. Музыка мәктәбен скрипка һәм вокал класслары буенча тәмамлаган.

Гөлшатны берьюлы ике остаз – Александр Градский һәм Дима Билан сайлаган. Кыз үзе Градскийны өстенрәк күргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International