Бүген Әлмәттә реконструкциядән соң район мәдәният йорты ачылды

2014 елның 6 сентябре, шимбә
Бүген Әлмәттә ТР президенты Рөстәм Миннеханов катнашында реконструкциядән соң “Иске Әлмәт” район мәдәният йорты ачылды.

Ачу тантанасында ТР президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов һәм башка рәсми затлар катнашты.

2001 елда төзелгән бу бина байтак еллар буш торган, шактый таушалган, искергән иде. Аны сатарга да тырышып карадылар, әмма микрорайонда яшәүчеләренң теләге бу бинада элеккечә район мәдәният йортын калдыру иде. Халык соравы буенча, “Татнефть” компаниясе һәм аның элекке генераль директоры Шәфәгать Тәхәутдинов инициативасы белән РМЙ бинасын реконструкцияләү турында карар кабул ителде. Объектның кураторы “Елховнефть” идарәсе булды. Мәдәният йортының гомуми мәйданы, подвалын да кертеп, 3700 кв.м тәшкил итә. Биредә вокал, хор, рәсем сәнгате, гамәли сәнгать һәм башка күп нәрсәләр белән шөгыльләнергә була. Тренажер, теннис, күргәзмә заллары бар, зур тамаша залында халык коллективларына чыгыш ясау өчен заманча яктыртулы сәхнә әзерләнгән.

ТР президенты инде иртәгәдән түгәрәкләр, секцияләр карамагына күчәчәк бүлмәләрне карады, шунда йөриячәк балалар белән сөйләште. Рөстәм Миннеханов һәм башка кунаклар Мәдәният сарае янәшәсендә гражданнар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Президент үзенең чыгышында төбәкнең үсешенә, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга зур өлеш кертүләре, шулай ук социаль программаларда актив катнашулары, Әлмәтнең тагын бер бизәге булачак район мәдәният йорты өчен нефтьчеләргә зур рәхмәт әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International