Тыл хезмәтчәннәрен Казан табибы тикшерә

2014 елның 6 сентябре, шимбә
Хөрмәтле ветераннарга тирәнтен медицина тикшерүе үткәрү дәвам итә. 3нче шәһәр поликлиникасында 2 көн дәвамында тыл хезмәтчәннәрен башкаладан килгән лор-табиб кабул итте. Казан дәүләт медицина академиясенең отоларингология кафедрасы доценты Тимур Батыршин беренчел буын табиблар белән очрашып дәресләр үткәрү, шулай ук Әлмәт пациентларын кабул итү өчен еш килеп тора.

Башкала белгече ветераннарның зары күбрәк аларның яшенә бәйле булуын әйтте. Кемнәргәдер консерватив дәвалау, кемгәдер хирург ярдәме кирәк. Хроник фарингитлар һәм ринитлар ачыкланды, дәвалау, колак аппаратлары сайлау буенча тәкъдимнәр әйтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International