Микрорайон Түбән Мактаманың төньяк-көнчыгышында урнашкан. Комиссия әгъзалары 4 вариант тәкъдим итте: “Мактаминка”, “Жемчужина”, “Чулпан”, “Черемушка”. Микрорайонның нинди исемгә лаек булуын депутатлар хәл итәчәк – бу мәсьәлә Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының чираттагы сессиясендә күтәреләчәк.
Утырышта моңардан тыш яңа урамнарга 130 дан артык исем тәкъдим ителде. Алар арасында танылган якташларыбыз Харис Шәйхатдаров, Энҗе Мөэминова, Шамил Надыров, Галина Грицышина, Гаяз Сәрвазов, Борис Иванов һ.б. бар