Бүген Украинадан килгән качаклар хакында чираттагы утырыш булды

2014 елның 5 сентябре, җомга
Татарстанга Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләреннән качаклар килү дәвам итә. Бүген Украина территориясеннән китәргә мәҗбүр булган кешеләрне кабул итү, урнаштыру, аларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен карап хәл итү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Җаваплы хезмәтләр үткән атнада булган үзгәрешләр турында хисап тоттылар. Утырышны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков үткәрде.

2014 елның 1 гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр мөрәҗәгать итүчеләр барлыгы 323 кеше булган, 94е киткән. 28 августка 229 кеше калган, шуларның 53е балалар.

20 кеше вакытлыча яшәргә рөхсәт сорап гариза биргән, 13 кешегә шундый рөхсәт бирелгән. 80 кеше вакытлыча сыену урыны сораган, 10 кешегә вакытлыча сыену урыны бирелгән.

Социаль ярдәм идарәсенә 146 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 40ы балалар, 17се пенсионер, 1 инвалид. 10 кешегә матди ярдәм күрсәтелгән, 9 балага уку-язу әсбаплары белән букчалар тапшырылган.

Мәшгульлек үзәгенә 25 кеше мөрәҗәгать иткән, 7 кеше эшкә урнаштырылган, 7се әле хезмәт шартнамәләрен алып килмәгән.

Николай Богданчиков барлык хезмәтләргә дә төрле хәлләргә әзер булып торырга кирәген искәртте. Качакларга эшкә урнашу өчен тиешле докуменнтлар туплауда ярдәм итәргә кирәк. Бүген мәшгульлек үзәгендә 540 вакансия бар, шуларның 126сында эшкә алынучылар торак белән тәэмин ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International