Әлмәттә спецназ көненә багышланган чара булды

2014 елның 5 сентябре, җомга
29 августта Әлмәттә Спецназ көненә багышланган чара үткәрелде. Анда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, ветераннарның “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасының Әлмәт бүлеге, “Хәтер” берләшмәсе әгъзалары катнашты. Программада ветераннарның һәм яшь “спецназчылар”ның “Хәтер” тарихи-патриотик музеенда очрашуы, спецназчыларның шәхси архивларыннан видеофильмнар карау, Хәтер мәйданында митинг һәм сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салу, чәй табыны һәм истәлеккә фотога төшү булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International