Әлмәт юллары ышанычлы кулларда

2014 елның 5 сентябре, җомга
Әлмәт - берничә тапкыр “Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты” исемен алган шәһәр. Аны эстетикасы, урамнарының төзеклеге һәм тәртиптә тотылуы ягыннан Европа шәһәрләренә тиңләүләре юкка гына түгел. ТР җитәкчелегенең булышлыгы, муниципалитетның нәтиҗәле эшләве, “Татнефть” ААҖ һәм башка предприятиеләрнең һәр яклап катнашуы аркасында инфраструктура объектлары да вакытында яңартылып тора, гомуми тәртип тә саклана.

Татарстанның төп нефть компаниясе Әлмәтнең инфраструктура үсешенә ел саен миллиард сумнан артык акча тота. Нефтьчеләр акчасына социаль объектлар төзелә һәм ремонтлана, юл-урам челтәре камилләштерелә.
 
2014 елда “Татнефть”нең актив катнашы белән шәһәрнең төп транспорт артерияләреннән берсе булган Шевченко урамын реконструкцияләү тәмамланды.

Компания юлларны ремонтлау белән беррәттән аларны тиешле тәртиптә тоту турында да кайгырта. Шул максатта “АГУАД” идарәсенә бүләк итү шартнамәсе нигезендә 5 берәмлек махсус техника тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International