“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 5 сентябре, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез! 1) 31 июльдә шәһәр башлыгы янында киңәшмә үткәргәндә сезнең шәһәрдә велоспортны үстерү турында карар кабул ителгән иде. Без Казахстаннан Татарстанга күчеп килгән бик яхшы белгечләр таптык. Әмма спорткомитет җитәкчесе сүзләренә караганда, аларга сезнең шәһәрдә эш (ставка) табу бик катлаулы булып чыккан. 2) Без бу ягын хәл иткәч, Золкин Г.А. безгә икенче мәсьәләне хәл итүдән – вакытлыча яшәү урыны табудан баш тартты. 3) Үзегез аңлыйсыздыр, сезнең яктан бу мәсьәлә хәл ителми торып, Велоспорт федерациясе һәм сезнең спорткомитет арасында алга таба нинди дә булса хезмәттәшлеккә ризалашып булмый. 4) Сезнең тарафтан тиз арада уңай яки тискәре җавап булуга ышанабыз, чөнки вакыт көтми. Тиздән яңа уку елы башлана. Безнең адрес: velochelny@mail.ru тел: 8-917-294-66-91 яки +7-927-494-70-91.

Ихтирам белән, ТР велоспорт федерациясе рәисе Нуруллин Гомәр Зәкәрович.

Җавап: Хәзерге вакытта муниципаль торак фондында буш вакытлы торак булмау сәбәпле Велоспорт федерациясе белгечләренә торак бинасы бирергә мөмкинлегебез юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International