Татарстанда “Нелегальный мигрант” операциясе тәмамланды

2014 елның 5 сентябре, җомга
22-31 августта бу операцияне үткәрү барышында полиция хезмәткәрләре чит ил гражданнарының яшәү урыннарын һәм чит ил кешеләре хезмәтеннән файдаланучы эш бирүчеләрне тикшерделәр.

Барлыгы 536 эш бирүче һәм чит ил кешеләре яши торган 1809 адрес тикшерелде.

Тикшерү барышында законсыз миграция оештыру фактлары буенча 6 җинаять ачыкланды, алар буенча җинаять эшләре кузгатылды.

Мәсәлән, Әлмәттә Шевченко урамындагы күп катлы йортта 36 яшьлек гражданның үз квартирында 11 чит ил гражданын пропискага кертүе ачыкланды.

Миграция законнарын бозучыларга барлыгы 2 миллион сумлап штраф салынды. Шушы чорда 11 чит ил гражданына карата аларны РФ территориясеннән мәҗбүри озату турында суд карары чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International