3нче шәһәр поликлиникасында тернәкләндерү бүлеге оештыру

2014 елның 5 сентябре, җомга
Шушы елның апрелендә РТ сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән Әлмәттә 3нче шәһәр поликлиникасының көндезге стационары базасында 25 койкалык реабилитация бүлеге ачылды.

Диагностика һәм дәвалау белән беррәттән реабилитация медицинаның мөһим тармагы, кайчак хәтта дәвалау процессының мәҗбүри өлеше дә булып тора. Аның максаты – пациентны авыру кичергәннән соң тизрәк гадәти тормышка кайтару.

Тернәкләндерү бүлеге көндезге стационар каршында поликлиниканың структур бүлекчәсе булып тора.

Медицина реабилитациясенең дәвамлылыгы медицина ярдәме оештыру стандартларына бәйле. Аны озайту медицина күрсәткечләренә карап врачлар комиссиясе тарафыннан хәл ителә. Кирәк табылганда пациентлар бүтән медицина учреждениеләренең тернәкләндерү бүлекләренә (мәсәлән, санаторийларга) җибәрелергә мөмкин.

Пациентлар тернәкләндерү бүлеген бик мактыйлар. Әлбәттә, роликлиникага капиталь ремонт үткәрү һаман да актуаль булып кала. Ләкин персоналның кешеләргә карата игътибарлылыгы, якты йөз, ихтирам белән караулары бу кимчелекне артык сиздерми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International