Әлмәт районында күп квартирлы йортларны капиталь ремонтлауның барышы

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
“ТКХ фондын реформалауга булышлык фонды турында” 2007 елның 21 июлендә кабул ителгән федераль закон нигезендә Әлмәт районында 2008 елдан башлап торак фондына капиталь ремонтны гамәлгә ашыру эшләре бара.

Торак сәясәте һәм ТКХ департаментының хәбәр итүенчә, соңгы 7 елда федераль программа буенча 2 354,35 миллион сумга төшереп 379 йорт капиталь ремонтланган.

“Татнефть” ААҖ исәбенә 2003 елдан башлап 53 торак йорт ремонтланган, моңа 281 миллион сумнан артык акча тотылган.

Районда барлыгы 442 торак йорт ремонтланган.

Капиталь ремонт буенча кыска сроклы програма буенча 2014 елда районда 267,5 миллион сумга 35 йортта капиталь ремонт үткәрү каралды.

Район башлыгы Мәҗит Салихов һәм башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов ай саен торак йортларны йөреп чыгалар, эшләрнең сыйфатын һәм вакытында башкарылуын контрольдә тоталар.

Хәзер капиталь ремонт төгәлләнгән объектларны файдалануга тапшыру актларын тутыру төгәлләнеп килә.

Район башлыгы раслаган график буенча йортларны ремонттан соң кабул итү бара.

Безнең районда капиталь ремонтның үзенчәләге – торак фондының сакланышына һәм сыйфатын яхшыртуга, гражданнарның яшәве өчен куркынычсыз һәм уңайлы шартлар тудыруга, ТКХ өчен түләүләрне киметүгә юнәлдерелгән комплекслы якын килү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International