“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау: Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Мөгезле Елга авылында яшәүчеләр исеменнән сугыш батырларына, тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл ачкан өчен рәхмәт. Ләкин авылда сездән башка хәл итеп булмый торган проблемалар бар әле. Беренчедән, Родниковая урамына үзәктән су китерелми, эчәр су юк. Икенчедән, урам утлары юк, караңгы. Өченчедән, юллар юк, язгы-көзге чорларда үтәрлек түгел. Дүртенчедән, Родниковая урамында күпчелек ихаталарда биек тупыллар утыра, җилле көннәрдә алар газ торбалары һәм электр линияләре өстенә ава. Сезнең ярдәмегезгә өмет итәбез.

Җавап: Үзәктән су китерү өчен зур финанс чыгымнары кирәк, алар авыл җирлеге бюджетында каралмаган.

Авылга кадәр асфальт юл бара, ә урамнарга вакташ түшәлгән, үтмәслек түгел.

Урам утларын алыштыру үзара салым акчаларын җыйгач эшләнәчәк, чөнки референдум нәтиҗәләре буенча шундый карар кабул ителде.

Биек агачлар хуҗалы ихаталар эчендә утыра, шуңа күрә аларны кисү шул кешеләрнең эше.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International