Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышы ветеранын котлады

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Сибгат Хәбибуллинга бүген 88 яшь тулды. Аны туган көне белән котларга туганнары һәм якыннары килгән иде, Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов та гаилә бәйрәмендә кунак булды. Башлык юбилярга истәлекле бүләкләр тапшырды, сугыш елларында күрсәткән батырлыгы өчен рәхмәт әйтте, тазалык, озын гомер теләде.

Сибгат Хәбибулла улы Азнакай районының Сәпәй авылында туган. 1942 елда Башкортстанның Стәрлетамак каласына ФЗУ мәктәбенә җибәрелгән. 1943 елда, аны армиягә алып, Омск өлкәсенә сугыш эшенә өйрәнергә җибәргәннәр. Фронтка ул 1944 елда эләгә, Балтик буе фронтында пехотада хезмәт итә. Литва, Латвия, Эстония җирләрендә сугыша, 1944 елның сентябрендә Эстонияне азат иткәндә яралана. 1945 елның апрелендә 3нче төркем инвалид сыйфатында демобилизацияләнә.

Туган авылына әйләнеп кайтканнан соң аны Мамадышка шоферлар курсына җибәрәләр, 1946 елда туган авылына шофер булып кайта. Аннары Сибгат Хәбибуллин Чистайда авыл хуҗалыгы техникумында укып чыга, Азнакай МТСында механик булып эшли.

1960 елда сугыш ветеранын Әлмәткә “Каздорстрой” трестының 49нчы автобазасына күчерәләр, анда ул башта баш инженер, аннары җитәкче була. Пенсиягә шуннан чыга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International