Гомумшәһәр өмәсенә йомгак ясалды

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
29 августта “Яшел Россия” бөтенроссия акциясе кысаларында Әлмәттә гомумшәһәр өмәсе булды. Анда 5 286 кеше катнашты, 102 берәмлек техника тартылды, каты көнкүреш калдыклары полигонына 121 машина чүп төяп озатылды. “Татнефть” компаниясе һәм аның бүлекчәләре, уку йортлары, Идарәче компанияләр, ТСЖлар, сәламәтлек саклау учреждениеләре, ТОСлар һәм аларга беркетелгән предприятиеләр – барысы да тырышлык күрсәтте.
Өмә авыл җирлекләрендә дә үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International