Мәҗит Салихов: “15 сентябрьгә җылыту сезонына әзерлек 100% булырга тиеш”

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
Иртәнге шәһәр планеркасы барышында Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты директоры Дамир Аскиев 2014-2015 елгы җылыту сезонына әзерлек кысаларында бара торган чаралар турында хисап тотты.
Безнең шәһәрдә һәм районда торак фондын һәм бюджет өлкәсе объектларын җылылык белән 3 оешма – “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ, “Светсервис” предприятиесе һәм “Альтехносервис” ҖЧҖ тәэмин итә.
Шәһәр һәм районның торак фондында күп квартирлы 987 торак йорт бар, шуның 940ы шәһәрдә. “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ үз йортларында (826 күп катлы йорт) җылыту һәм җылы су бирү системалырын юдыру һәм гидравлик сынау үткәрү эшләрен тулысынча башкарды.
Районда 321 бюджет сферасы объекты булып, шуларның 136сында җылыту һәм җылы су бирү системалырын юдыру, гидравлик сынау эшләре башкарылырга тиеш иде. Ул эшләр тулысынча башкарылды.
Мәҗит Салихов тиешле хезмәтләргә җылыту сезонына әзерләнү мәсьәләсенә тулы җаваплылык белән карарга кушты: “Көз җитте, кышка да ерак калмады, - диде ул. – 15 сентябрьгә бөтен җирдә 100% әзерлек булырга тиеш”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International